Гаилә һәм балалар бакчасының тыгыз үзара бәйләнеше балаларны яхшы тәрбияләү һәм укытуның нигезе булып тора. Ата-аналарның игътибарын җәлеп итү һәм педагогның абруен күтәрү максатыннан, 29 сентябрьдә «Дус балалар бакчасы серләре» конкурсы узды. 11 коллектив катнашты. Алар чыгышлары һәм күргәзмәләре белән барлык катнашучыларны һәм жюри әгъзаларын шатландырды. Ата-аналарга һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә югары дәрәҗәдәге әзерлек өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.