Саба районы росгвардиячеләре пенсионерларны котладылар

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Ел саен 1 нче октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне һәркем үзенең әби-бабайларын матур көн белән котлый, бүләкләр бирә, төрле чаралар-акцияләр, концертлар үткәрелә. Төрле тармакта эшләүче оешмалар хезмәткәрләре ел саен үз вакытында бөтен көчен биргән ветеран-пенсионерларын хөрмәтлиләр. Бәйрәм уңаеннан, Саба районы буенча Сак бүлеге хезмәткәрләре үзләренең ветеран-пенсионерларын өлкәннәр көне белән котладылар. Алар белән очрашу күңелле шартларда узды. Очрашу ахырында һәр ветеран-пенсионер аларга эшләрендә уңышлар теләде!

1 октябрьдә генә түгел, без ветераннарыбызны һәрвакыт хөрмәт итәргә, алар турында кайгыртырга тиешбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International