Халыкара Өлкәннәр көнендә алтын һәм зөбәрҗәт парлар тәбрикләнә. Олы Кибәче авыл җирлегендә алтын парлар- Хәбибуллин Шәмгун һәм Рәйхана, зөбәрҗәт парлар Шәйхеразиев Рәфикҗан һәм Фирдәүс яши. Аларны шушы күркәм даталары белән котлыйбыз. Аларга сәламәтлек, бәхет һәм мул тормыш телибез!
Өлкәннәр көне уңаеннан Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасы шушы бакчада эшләп чыккан өлкәннәрне котлап,буләкләр тапшырып кайттылар.
2 октябрь көнне Югары Симет авыл җирлегендә яшәүче алтын пар - 50 ел бергә яшәгән Хабибуллин Рафит Валиулла улы һәм Хабибуллина Хәдичә Хаҗи кызы, бриллиант парлар – 60 ел бергә яшәгән Муллаянов Нәҗип Муллаян улы һәм Муллаянова Нурания Шәрифулла кызы, Иксанов Равил Садик улы һәм Иксанова Мәхтүмә Шәйхулла кызы тәбрикләнде.
1 октябрьдә бөтен дөньяда олкәннәр көне билгеләп үтелә-бу бик якты һәм игелекле бәйрәм, чөнки без бу көнне яраткан әби-бабаларыбызның аерым игътибарын җәлеп итәбез.Бу бәйрәм соңгы вакытта популярлаша бара.
Һәм бу бәйрәм кысаларында, 2023 елның 2 октябрендә "Х.һәм А. Вәлиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең" укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы укучылар белән бергә скрапбукинг стилендә өлкән яшьтәге кеше көненә котлау открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрде.Укытучы бәйрәм тарихы һәм аның традицияләре турында сөйләде. Балалар бергәләп эшләделәр: алар үз эшләренә иң кадерле кешеләргә җылылык һәм мәхәббәт өлешләрен салдылар. Карточкалар ачык һәм төсле булып чыкты.
Дәрес барышында балалар үзләренең фантазияләрен күрсәттеләр һәм төрле котлау открыткалары ясадылар. Өлкән буын кешеләренә тирән хөрмәт һәм игътибар йөзеннән балалар ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм шатлык теләүләре белән открыткалар әзерләделәр.Иҗади бирем-ул тарихның дистә елларын бер өзлексез чылбырга берләштергән өлкән буынга аларның фидакарь хезмәте һәм зирәклеге өчен рәхмәтнең аз өлеше генә. Бу мастер-классның максаты булып үсеп килүче буында өлкән буынга карата хөрмәт, мәхәббәт һәм кайгырту хисләре тәрбияләү тора.
Мишә авыл җирлегеннән Нәбиуллиннар, Хөсәеновлар һәм Хәмидуллиннар парлары ярты гасыр диярлек бергә яшиләр, шуның белән үзара мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык барлыгын исбатлыйлар. Кадерле юбилярлар! Авыл җирлеге администрациясе исеменнән сезне котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер!
Россия Федерациясе Салым кодексының 31 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы буенча 10 нчы районара инспекция, әгәр оешма яки физик зат чит ил оешмасының контрольдә тотучы зат булса, ягъни :
1 октябрьдә “Балкыш” комплекслы үзәгенең савым бүлеге хезмәткәрләре үзләренең тәрбияләнүчеләрен бәйрәм - Өлкәннәр көне белән җылы котладылар. Игътибар, игелекле сүзләр һәм ихлас котлаулар өлкән буын кешеләренең күңелләрен җылытты. Өлкән кеше көнен бәйрәм итү безнең өчен бик мөһим вакыйга. Ул безгә өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итәргә һәм рәхмәт әйтергә, безнең өчен бик кадерле икәнлекләрен күрсәтергә ярдәм итә һәм без аларны үсеп килүче яшь буын өчен башкарган эшләре һәм алар безнең өчен хәзер башкарган эшләре өчен бәялибез. Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре, Сезгә нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге, озын бәхетле гомер, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз тарафыннан мәхәббәт һәм игътибар телим!
Сак булыгыз, мошенниклар!
5 октябрьдә ТР Раис каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абдулганиевның җәмәгать кабул итү бүлмәсе Татарстан Республикасы Саба районы эшкуарлары өчен күчмә бизнес-интенсив үткәрәчәк.
2 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте. Кичәгә алтын туйларын билгеләп үткән 45 парның 30ы, бриллиант туйларын билгеләгән 6 парның 2се килә алды.
Иң элек фойеда ЗАГС бүлеге тарафыннан, парларның никахлары теркәлде.
Олы Шыңар авыл җирлегеннән Равил Ибрай улы һәм Дания Сәлим кызы Хаҗиевлар, районның иң өлкән парлары булып, узган җомгада гына гаилә булып теркәлгән Иләбәр авылы кызы Гөлзилә һәм Кызыл-Мишә авылы егете Ришат Нигамәтҗановларга үзләренең хәер-фатыйхаларын биреп, Коръән китабы бүләк иттеләр.
Бәйрәмдә алып баручылар һәр гаилә белән якыннанрак таныштырдылар. Яшь парларны, өлкәннәрне Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Миннеханов бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды. Оешма җитәкчеләре, юбиляр парларның балалары тәбрикләде.