Сентябрь аенда районыбызда яшәүчеләргә карата дистанцион юл белән кылынган оч жинаять теркәлде.
Мисалга Лесхоз бистәсендә яшәүче хатын кызнын мошенниклар 940 мен сум акчасын үзләштерә.
Шулай ук Шәмәрдәндә яшәүче олы яшьтәге хатын-кызга алдакчылар төп башына утырта. Аңа үзен тикшеруче дип таныштырган ир-ат «Оныгының Мәскәүдә юл-транспорт авариясенә юлыкты, аны бәладән йолу бер миллион сумга төшәчәк, ә дәвалану өчен ашыгыч рәвештә 50 мең сум кирәк булачак дип шалтырата. Куркуга калган әни 50 меңне шунда ук анын яшәү урынына килгән курьерга бирә.
Беркайчан да билгесез кешелэргә, банк картасы номерларын әйтмәскә, аларның күрсәтмәләре буенча кредит рәсмиләштермәскә кирәк.