Сабабаш авылында Өлкәннәр көне

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Көзге календарьның бер көнендә йөрәк  рәхмәт хисе белән тулган, рәхмәт сүзләрен әйтергә, кешеләргә аеруча сизгер һәм игътибарлы булырга теләгән гадәти булмаган дата бар – бу олы буын кешеләренең хөрмәт көне.
30 сентябрьдә Сабабаш авыл клубында балалар бакчасы балалары һәм укучылар белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган «Сезгә тиеш бик күп назлар» дип аталган бәйрәм концерты узды.Концерт Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. котлавы белән башланды. Бу-өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү һәм аларга рәхмәт белдерү.Алар безгә кадерле икәнен күрсәтү.Без аларны үсеп килүче буын  һәм  безнең өчен эшләгән хезмәтләрен кадерлибез.Лаеклы ялда булган, үз тормышларын мәдәнияткә багышлаган өлкәннәребез дә игътибарсыз калмады. Балалар әби-бабайларын җырлар, шигырьләр белән сөендерделәр. Бәйрәм дәвамында кунаклар үз адресларына чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм  яхшы теләкләр ишеттеләр. Чара чәй табыны янында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International