ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2023 ел
җомга

Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү яхшы традициягә әверелде. Бу көн хөрмәткә лаеклы, нык һәм чыдамлы кешеләргә багышлана. Мөгаен, шуңа күрә бәйрәм чаралары еш кына бер атна, хәтта озаграк та үткәрелә.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы 4 ярдәм чарасын гамәлгә ашыра. Программада республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 18 яшьтән килгән яшьләр катнаша ала. Һәр программаның үз шартлары. https://minmol.tatarstan.ru/zhile-molodim-rt.htm

«Яшь белгечләргә һәм яшь гаиләләргә үз торакларын сатып алуда ярдәм итү - безнең өстенлегебез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков.

2018 елдан Татарстанның 2874 яшь гаиләсе дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган 689,2 млн сум күләмендәге программалар һәм проектлар ярдәмендә үзләренең торак шартларын яхшыртты.

Октябрь башында Өлкәннәр көнен һәм Укытучылар көнен билгеләп үтү яхшы традициягә әверелде. Бу көннәр лаеклы, акыллы, хөрмәтле, олы яшьтэ булуга карамастан, нык һәм чыдамлы кешеләргә багышлана. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары ветераннарга күңелле ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. 5 октябрьдә Тимершык авылы мәдәният йортында биш торак пункттан пенсионерлар һәм мәгариф хезмәткәрләре өчен чәй эчү оештырылды. Чарага Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Әсхәт Хисмәтов һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты, баянчы Әхмәт Кәримов чакырылган  иде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Укытучылар көнендә барлык мәктәпләрдә дә бәйрәм атмосферасы үзенчәлекле. Барысы да матур, чәчәк бәйләмнәре, открыткалар белән. Бу көнне укытучыларга карата бик күп җылы һәм эчкерсез сүзләр яңгырый, алар, әлбәттә, көн саен ишетергә лаек. Укытучы көнендә һәр укытучыбызның сабыр, акыллы һәм фидакарь булып калуын телибез.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Ел саен, көз җиткәч, беренче октябрь көнендә, без Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Илебезнең төрле почмакларында хөрмәтле өлкән буын вәкилләрен төрле бүләкләр һәм истәлекле чаралар белән искә алабыз.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

1-5 октябрьдә Салаватта өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Район спортчылары 2 медаль яулый алды: Динара Исмаилова Мәскәү спортсмены Егор Миронов белән микста турнир җиңүчеләре булды, һәм хатын-кызлар парлы разрядында Динара Алиса Гайнуллина белән бронза медаль яулады. Спортчыларны һәм тренер Исмаилов Хайём Фарход улын Җиңү, алга таба уңышлары белән котлыйбыз!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

      Бу бәйрәмне олкэннэр котеп ала. Бәйрәм хөрмәтенә безнең приютта  бәйрәм концерты узды. Безнең тәрбияләнүчеләр концерт номерлары күрсәттеләр, кадерле кунакларыбызны котладылар, аларга бүләкләр тапшырдылар. Концерттан соң без бәйрәм өстәле  эзерлэдек. Бэйрэм бик кунелле утте.

Тэги: ОСЗ Тургай

4 октябрьдә Арча шәһәренең район мәдәният йортында «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивале узды. Фестивальнең максаты-Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи баетуын ныгыту һәм Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру. Эзмә мәдәният йорты мөдире Зөлфәт Саматов «Каз бэбкэле сабый чак» җыры белән «Эстрада» номинациясендә катнашып диплом белән бүләкләнде.


5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

    Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Саба муниципаль районы Мичән авыл җирлеге бинасында гражданнарны кабул итте.

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Байлар Сабасының "Ильвина" ресторанында 50 һәм 60 яшьлек парларның "Алтын һәм бриллиант" юбилейларына багышланган традицион чара - тантана узды. Шәмәрдән авыл җирлегеннән бу чарада 6 пар катнашты. Аларны бергә яшәүнең бу искиткеч даталары белән котлыйбыз.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International