Ел саен, көз җиткәч, беренче октябрь көнендә, без Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Илебезнең төрле почмакларында хөрмәтле өлкән буын вәкилләрен төрле бүләкләр һәм истәлекле чаралар белән искә алабыз. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык белән җылыту, аларга рухи таяныч булу - безнең олы бурычыбыз. Бәйрәм көне уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда да «Туган якны өйрәнүчеләр» клубына йөрүчеләр өчен чәй эчү оештырылды. Очрашу вакытында катнашучылар үзләренең истәлекле хатирәләре белән уртаклаштылар, гармунда моңлы көйләр уйнадылар.