ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2023 ел
җомга

Чараның "Без тарихта эз­лебез" дип исемләнүе дә Шә­мәрдәнне бүгенге биек­леккә күтәрү өчен көчен, тырышлыгын, иҗат-сәләтен биргән өлкәннәрне хөрмәтләү, аларны тарих буйлап сәяхәткә алып чыгу, хәтерне яңартуга юнәлтелгән иде. Үткәннәрдән бүгенгене тоташтыручы тарихи-музыкаль чара чын мәгъ­нәсендә дулкынландыргыч, өлкән буынның күңел кылларын да кузгатты, елатты, елмайтты, берничә мизгелгә булса да яшьлекләренә кайтарды. Мәдәният йортының фойесыннан ук тарихи яд­карьләр күргәзмәсе эшләп, һәркемне үткәннәргә алып кайтты. Совет заманы кибете дә сатып алучыларны мул киштәләре белән каршы алды.
 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кавиевич һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көне белән үзләренең пенсионерларын котладылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Саба урта мәктәбендә үзидарә көне булып үтте. Чара Укытучылар көне уңаеннан оештырылган иде. Мәктәпнең шул көнгә билгеләнгән  “директоры” Сафина Лиана Илназ кызы Финанс-бюджет палатасында да булды. Җитәкче Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов, оешманың бүлек җитәкчесе, белгечләр аны  Саба урта мәктәбенең еллык бюджеты, коммуналь хезмәтләр чыгымнары, укытучыларның уртача хезмәт хаклары, 1 балага булган чыгымнар белән таныштырдылар.  

Инфраструктура үсеше бүлеге белгечләре Саба районы муниципаль хезмәткәрләре арасында йөгерү буенча сайлап алу ярышларында катнаштылар. Нәтиҗәдә, Гыймадиева Алиса өченче призлы урынны яулады.

Тэги: окс

2 октябрьдә Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның социаль хезмәтләр алучылар арасында «Безнең төбәк осталары» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Ивановна Абдреева катнашты. «Декоратив-кулланма иҗаты» номинациясендә 3 урынны Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагы Александр Абрамов алды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

6нчы октябрь көнне Саба урта мәктәбенең 1 «А» һәм "Б" сыйныф укучыларына Саба район балалар китапханәсе китапханәчеләре “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби-тану сәгате уздырдылар. Укучылар: викторина сорауларына җавап бирү, табышмакларга җавап табу, әкиятләрне иллюстрацияләр буенча тану, әкият предметларын тану һәм пазл төзү кебек биремнәрне үтәп, хәрефләрдән “Китап” сүзен төзеделәр. Чараның икенче өлешендә «Китапның дусты мин» мастер-классы оештырылды. Укучылар китап кыстыргычының тарихы турында тыңладылар, ә аннары төсле эшләнмәләрдән яраткан китаплар өчен китап кыстыргычлар ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

5нче октябрь көнне район мәдәният йортында ел саен билгеләнеп үтелә торган һөнәри бәйрәм – Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

      6 октябрь көнне Саба үзәк китапханәсенең уку залында өлкәннәр атналыгы уңаеннан, китапханә каршында эшләп килүче "Мишә дулкыннары", "Сөембикә", "Алтын куллар" клублары өчен "Безнең еллар – безнең байлык" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм чәй өстәле артында матурдан-матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, уеннар белән үрелеп барды. Чара ахырында китапханәләр системасы директоры  Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең матур теләкләрен җиткерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Гражданнарның үзара салым акчалары хисабына Мамалай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл төзү эше тәмамланды. Эшне ИП подрядчы оешмасы И.Ф. Нәбиуллин башкарды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге окс

Иске Икшермә авыл җирлеге торак пунктлары территориясендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау эшләре алып барыла.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге окс

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International