Үзидарә көнендә укучылар мәктәпнең бюджеты һәм еллык чыгымнар белән дә танышты

2023 елның 6 октябре, җомга

Саба урта мәктәбендә үзидарә көне булып үтте. Чара Укытучылар көне уңаеннан оештырылган иде. Мәктәпнең шул көнгә билгеләнгән  “директоры” Сафина Лиана Илназ кызы Финанс-бюджет палатасында да булды. Җитәкче Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов, оешманың бүлек җитәкчесе, белгечләр аны  Саба урта мәктәбенең еллык бюджеты, коммуналь хезмәтләр чыгымнары, укытучыларның уртача хезмәт хаклары, 1 балага булган чыгымнар белән таныштырдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International