Шәмәрдән мәдәният йортында Өлкәннәр көне һәм Шәмәрдәнгә нигез салынуга 110 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узды.

2023 елның 6 октябре, җомга

Чараның "Без тарихта эз­лебез" дип исемләнүе дә Шә­мәрдәнне бүгенге биек­леккә күтәрү өчен көчен, тырышлыгын, иҗат-сәләтен биргән өлкәннәрне хөрмәтләү, аларны тарих буйлап сәяхәткә алып чыгу, хәтерне яңартуга юнәлтелгән иде. Үткәннәрдән бүгенгене тоташтыручы тарихи-музыкаль чара чын мәгъ­нәсендә дулкынландыргыч, өлкән буынның күңел кылларын да кузгатты, елатты, елмайтты, берничә мизгелгә булса да яшьлекләренә кайтарды. Мәдәният йортының фойесыннан ук тарихи яд­карьләр күргәзмәсе эшләп, һәркемне үткәннәргә алып кайтты. Совет заманы кибете дә сатып алучыларны мул киштәләре белән каршы алды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International