Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре саф һавада спорт программасы оештырдылар. Балалар спорт уеннарында, эстафетада актив катнаштылар, үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр, командадагы иптәшләренә ярдәмгә килделәр. Бу спорт чарасында җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады. Барлык балалар да зур канәгатьлек һәм күп уңай тәэсирләр алдылар.
Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортында "Бөтен гаилә белән Яңа елга!» дип исемләнгән балалар бәйрәме үткәрелде. Чара башында бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килсен өчен балалар берничә биремне үтәргә тиеш иде. Барлык биремнәрне уңышлы үтәгәннән соң,тылсымлы тавышлар астында малайлар һәм кызлар янына кунакка Кыш бабай килде.Барысы да аңа Яңа ел шигырьләрен сөйәделәр , шуның өчен татлы бүләкләр алдылар.
Сатыш авыл җирлегенең мәдәният йортында "Кыш бабайдан Сюрприз" дигән лотерея билетлары уйнатылды. Бәйрәм башында авыл җирлеге башлыгы Шәрифуллин Ф.Ф. барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Тамашачылар җылы теләкләрен җиткерделәр, күңел күтәренкелеге һәм Яңа Ел кәефе алдылар. Барысы да канәгать калды, һәркем үз бүләген алды.
Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларында «Яңа ел могҗизасы!» дип исемләнгән бал-маскарад узды. Бәйрәмдә төрле яшьтәге авыл халкы катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай программасын әзерләделәр. Яңа ел бал-маскарадында бәйрәм һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.
"Саба 5нче «Бәләкәч" балалар бакчасында «Куян кызы» әкиятен сәхнәләштерделәр
Тимершык мәдәният йортында һәр елның гыйнвар башында балалар өчен чыршы тирәсендә бәйрәм - Яңа ел бәйрәме һәм балалар өчен җиңелүсез лотерея уза. Клубта чираттагы бәйрәм, китапханә белән берлектә, "Чыршы кунакка чакыра" дигән исем астында узды. Балаларны матур итеп бизәлгән чыршы, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм лотерея өчен матур бүләкләр көтә иде. Бәйрәмнең башыннан ук чыршы әйләнәсендә җырлап әйләнделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, аның тирәсендә җырладылар һәм биеделәр, аннары балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләде. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм якты бизәкле чыршы балаларга могҗиза хисе китерде.
Ел саен 11 гыйнварда Россиядә Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Бу – бик мөһим көн, аның максаты булып табигатьне дәүләт һәм бөтен дөнья дәрәҗәсендә саклау кирәклеген искә төшерү тора. Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балалар өчен Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган «Дары Земли не вечны, берегите их!» дигән темага экологик сәгать үткәрделәр. Балаларга сирәк һәм кыйммәтле үсемлекләр, хайваннар, табигатьнең уникаль участоклары, мәдәни кыйммәтләре саклана торган парклар турында сөйләделәр. Алар хайваннар дөньясындагы җәнлекләрне мавыктыргыч викторинада актив катнашып белә алдылар.
Кышын сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга кирәк,салкын һавада үзеңне ничек тоту,чыныгу өчен ниләр эшләргә кирәк булуын барлык балалар да белеп бетермиләр.Шуны күздә тотып балалар белән “Сәламәтлек хакында” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. Балалар белән кышкы салкыннарда ничек киенү,чыныктыру үзлегенә ия булган кышкы спорт уеннары хакында әңгәмә уздырылды, китаплар тәкъдим ителде. Соңыннан тау шуарга бардык.
9 гыйнварда укытучы Әхмәтшина З.Р. укучылар белән "Халыкара хореограф көне"нә багышланган әңгәмә үткәрде. Бу бәйрәмне бүген билгеләп үтәләр! Бәйрәм бию сәнгатенең техника, пластикасын саклаучы һәм арттыручы, булачак биючеләрне өйрәтүче кешеләргә багышлана. Киң мәгънәдә "хореография" сүзе астында бүгенге көндә ике өлкә: балет сәнгате һәм бию сәнгате күздә тотыла. Хореограф аерым башкаручының яки төркемнең биюен кую белән шөгыльләнә. Гади телдә әйткәндә, биюче өчен ул чынлыкта тренер булып тора. Укучылар укытучы белән бу темага сөйләштеләр, презентацияне карадылар.
Югары Шытсу авылында итекле футбол ярышы булып үтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренчелекне "Саба" командасы яулады, икенче һәм өченче урыннарны "Шытсу-1", "Шытсу -2" командалары бүлеште. Җиңүче һәм призерлар акчалата бүләккә ия булдылар.