"Саба 5нче «Бәләкәч" балалар бакчасында «Куян кызы» әкиятен сәхнәләштерделәр

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә, 9 гыйнвар көнне, "Саба 5нче «Бәләкәч" балалар бакчасында уртанчылар төркеме балалары А.Алишның «Куян кызы» әкиятен сәхнәләштерде.

Әкиятләрне сәнгатьле сөйләү балага анда булган һәр нәрсәне күрергә һәм кичерергә мөмкинлек бирә. Әкияттә баланың акыл күзе алдында образлар, характерлар, туган табигать тора; анда балалар туган телнең искиткеч үрнәкләрен алалар. Әкият аша балалар гасырлар дәвамында үз халкының матур традицияләрен, аның җанын ата – аналарына, кечеләренә, өлкәннәренә тирән ихтирам һәм хөрмәт, игелек һәм ярдәмчеллек, якыннарына шәфкатьлелек белән танышалар.

Әкиятләр балаларга нәрсә яхшы һәм нәрсә начар икәнен аңларга ярдәм итә, аларны гадел, кыю һәм эш сөючән булырга өйрәтә һәм үз тәэсирләрен иҗатның төрле күренешләрендә белдерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International