"Чыршы кунакка чакыра" яңа ел бәйрәме

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Тимершык мәдәният йортында һәр елның гыйнвар башында балалар өчен чыршы тирәсендә бәйрәм - Яңа ел бәйрәме һәм балалар өчен җиңелүсез лотерея уза. Клубта чираттагы бәйрәм, китапханә белән берлектә, "Чыршы кунакка чакыра" дигән исем астында узды. Балаларны матур  итеп бизәлгән чыршы, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм лотерея өчен матур бүләкләр көтә иде. Бәйрәмнең башыннан ук чыршы әйләнәсендә җырлап  әйләнделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, аның тирәсендә җырладылар һәм биеделәр, аннары балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләде. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм якты бизәкле чыршы балаларга могҗиза хисе китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International