Мишә авыл җирлегенең Сабабаш командасы Саба муниципаль районының хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар истәлегенә һәм хоккей сезонын ачуга багышланган шайбалы хоккей буенча ярышларда 1 урынны яулады.
Лесхоз мәчетенә әтиләре, бабалары белән бергә җомга намазына балалар да килгәли. Имамның вәгазен тыңлыйлар, җәмәгатькә ияреп фарыз намазларны башкаралар. Бүген намазга килүче балаларга мәчет имамы Әхмәт хәзрәт кечкенә генә күчтәнәчләр дә таратты. Мәчеткә йөргәннәре өчен рәхмәт әйтте, укуларында уңышлар теләде. Изге юлда булган балаларны Аллаһ әнә шулай зурлый. Киләчәктә дә туры юлдан тайпылмыйча, динебезне куәтләүчеләрдән булсыннар иде бу яшь мөслим-мөслимәләр!
Бүген Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында биологик чистарту корылмалары төзү һәм канализация коеларын герметик коеларга алыштыру буенча күчмә киңәшмә узды . Киңәшмәдә район Башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе, подрядчы оешма вәкиле һәм ОКС чакырылганнары катнашты.
ГТО: билгене ничек һәм ни өчен алырга?
Билге алу өчен нәрсә эшләргә кирәк?
2024 елның 10 гыйнвары 21.00 сәгатьтән 11 гыйнвар 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2024 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:
- төнлә һәм иртән һава температурасының -25..-33 кә кадәр (Казанда -25..-27˚ кадәр) төшүе көтелә;
- көндез күрү мөмкинлеге 12 км кадәр начар булган буран, 15-20 м/с көчле җил , кар басулар барлыкка килә.
Калын киенү принцибын үтәгез. Киемнең беренче катламы-җылылыкны саклый торган яки термобелье булырга тиеш. Икенче катлам-җылы свитер яки кофта. Өченче катлам-җил кертми торган куртка яки пальто.
«Ел студенты» конкурсы - Саба районының төп студент вакыйгасы.
Нәкъ менә монда югары уку йортларының һәм урта махсус уку йортларының иң яхшы студентлары төрле казанышлары өчен лаеклы бүләкләр ала.
Электрон почтага гаризаларыгызны көтәбез: yashlek1994@mail.ru.
Гаризалар 2024 елның 25 гыйнварына кадәр кабул ителә.
Конкурсның нигезләмәсе.
Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. һәм Кыш бабай белән җирлектән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләсен Яңа ел белән котлау оештырды.
«Вощинадан шәм» ясау буенча мастер-класс