ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Мамалай авыл клубында Һадиуллин Рәдиф Рәис улы истәлегенә багышлап, традиция буенча, җиденче ел рәттән “Мәңге безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән өстәл теннисы буенча турнир узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

7 гыйнвар көнне Сатыш авылы мәдәният йортында 2007 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Яңа Ел турниры булып узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

10
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

7 гыйнварда Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Кырбаш һәм Мичанбаш хезмәткәрләре белән берлектә, Сабаның үзәк чыршы мәйданында Раштуа көненә күңел ачу кичәсе оештырдылар. Бәйрәм Кыш Бабай, Кар кызы һәм әкият персонажлары котлаулары белән башланды. Программа кызыклы конкурслардан, төрле уеннардан, җырлардан, биюләрдән һәм викториналардан торды. Тамашачылар актив катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Кыш бабай белән бергә махсус операция зонасында хезмәт итүчеләрнең балаларын котладылар. Алар балаларга татлы бүләкләр, уенчыклар һәм яңа ел кәефе китерделәр. Кыш бабай аларга яңа ел могҗизасы һәм җылылык бүләк итәр дип ышаналар. Әтиләрчә дә ул балаларга яхшы киңәшләр бирәчәк, чөнки аларның әтиләре күпчелек вакытларын өйләреннән еракта үткәрәләр, махсус операция уздыру зонасында үз бурычларын үтиләр. Аларның уллары һәм кызлары өчен иң кадерле теләк-барысына да бер: әтинең тизрәк кайтуын телим.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык мәдәният йортында һәр елның гыйнвар башында балалар өчен чыршы тирәсендә Яңа ел бәйрәме һәм балалар өчен җиңелүсез лотерея уза. 5 гыйнварда, китапханә белән берлектә, чираттагы "Чыршы кунакка чакыр" бәйрәме узды. Матур бизәлгән чыршы, Кыш Бабай, Кар кызы һәм лотерея өчен матур бүләкләр балаларны көтте. Бәйрәмнең башыннан ук чыршы янында әйләнделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, аның тирәсендә җырладылар һәм биеделәр, аннары балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм якты бизәкле чыршы балаларга могҗиза хисе китерде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

10 гыйнварда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән хезмәт терапиясе үткәрелде.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Бүген 10 гыйнвар көнне Саба район мәдәният йортында 2024 елның тәүге яңа гаиләсе теркәлде. Лесхоз егете Муса Мингәрәев һәм Байлар Сабасы кызы Рания Салихова үзләренең никахларын рәсмиләштерде. Мингәрәевлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз һәм чиксез гаилә бәхете телибез!

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Мишә авыл җирлегенең Сабабаш командасы Саба муниципаль районының хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар истәлегенә һәм хоккей сезонын ачуга багышланган шайбалы хоккей буенча ярышларда 1 урынны яулады.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Лесхоз мәчетенә әтиләре, бабалары белән бергә җомга намазына балалар да килгәли. Имамның вәгазен тыңлыйлар, җәмәгатькә ияреп фарыз намазларны башкаралар. Бүген намазга килүче балаларга мәчет имамы Әхмәт хәзрәт кечкенә генә күчтәнәчләр дә таратты. Мәчеткә йөргәннәре өчен рәхмәт әйтте, укуларында уңышлар теләде. Изге юлда булган балаларны Аллаһ әнә шулай зурлый. Киләчәктә дә туры юлдан тайпылмыйча, динебезне куәтләүчеләрдән булсыннар иде  бу яшь мөслим-мөслимәләр!

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Бүген Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында биологик чистарту корылмалары төзү һәм канализация коеларын герметик коеларга алыштыру буенча күчмә киңәшмә узды . Киңәшмәдә район Башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе, подрядчы оешма вәкиле һәм ОКС чакырылганнары катнашты.

Тэги: окс ОКС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International