Елыш авыл клубында балалар өчен Яңа ел чыршысы узды. Матур бизәлгән чыршы, искиткеч костюмнар, бүләкләр, Кыш Бабай, Кар кызы һәм башка бик күп әкият персонажлары балаларны көтте. Ялтырап торган төрле-төрле гирляндалар һәм бик матур итеп бизәлгән чыршылар балаларга могҗиза хисе китерделәр.
Түбән Шытсу авыл җирлеге депутатлары Флорид Гайнуллин, Ильнар Набиуллин һәм шәхси эшмәкәр Марат Насибуллиннар ярдәме белән мобилизацияләнгән егетләрнең балаларына яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды. Әлеге күчтәнәчләргә барлыгы сигез бала ия булды. Ярдәмнәре өчен иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.
4 гыйнварда Югары Шытсу авылы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Елыш мәдәният йорты, Түбән Шытсу авылы мәдәният йорты һәм Түбән Шытсу авыл җирлеге халкы белән берлектә Байлар Сабасында үзәк чыршы янында күңелле чара оештырдылар. Программада биюләр, җырлар, күңел ачу һәм актив уеннар бар иде.
Елыш авыл клубында яңа елга багышланган бәйрәм чарасы булып үтте. Программа бик бай эчтәлекле итеп эшләнгән, кызыклы уеннар, җыр-бию кертелгән иде.
7 гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырды һәм үткәрде.
6 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Здравствуй Новый год!» дип исемләнгән күңел ачу программасын оештырдылар.
7 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзәк мәйданда православие Раштуа бәйрәме көненә багышланган «Рождества звезда сияет» массакүләм бәйрәм оештырдылар.
7 гыйнварда алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының беренче уеннары узды. Явлаштау командасы Эзмә командасы белән очрашты һәм каты көрәштә җиңү яулады. Командага алга таба да уңышлар телибез.
2024 нче елның 6 нчы гыйнвар көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды.
6 гыйнвар көнне Сабабаш авыл клубында, Килдебәк авыл китапханәсе белән берлектә, балалар өчен «Яңа ел чыршысы янында» исемле яңа ел бәйрәме үткәрелде.