“Яңа ел чыршысы янында " балалар өчен чыршы бәйрәме

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

​ 6 гыйнвар көнне Сабабаш авыл клубында, Килдебәк авыл китапханәсе белән берлектә, балалар өчен «Яңа ел чыршысы янында» исемле яңа ел бәйрәме үткәрелде.  Балалар янына кунакка ак аю, Кыш Бабай һәм Кар кызы килде, алар белән чыршы янында балалар ​ биеделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар. Балалар төрле конкурсларда, уеннарда актив катнаштылар. Катнашучыларның берсе дә Кыш Бабайдан ​ бүләкләрсез калмады. Ә икенче өлештә Яңа ел ​ лотереясе уйнатылды. Бәйрәм барлык балаларга да ошады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International