ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

29-31 гыйнвар көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «ТатАгроЭкспо– 2024» АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе уза

Тэги: УСХИП

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, узган ел йомгаклары буенча Татарстан күчемсез милек базарында ипотека килешүләре күләме 111,6 меңнән артык тәшкил иткән. 2022 елда бу күрсәткеч 70,6 мең тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Агротрейд ПК сәүдә объектында РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, №2463 карары белән расланган сәүдә кагыйдәләрен, кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен аңлатып, сатучылар өчен семинар оештырылды һәм үткәрелде», коррупциягә каршы юнәлешле, финанс грамоталылыгы һәм тарату турында мәгълүмат бирелде.

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

29
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

VIII Бөтенроссия “Музыка. Талант. Ачыш” музыкантлар конкурсында Саба балалар сәнгать мәктәбенең  Шәмәрдән филиалы укучысы чыгыш ясады

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2024 елның 25-27 гыйнварында Түбән Новгород өлкәсендә бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды. Ярышлар рангы "Өч йолдыз". Саба районы тәрбияләнүчеләре, "Саба-Арена" спортчысы Зәйниев Айназ Алексеевскидан Федоров Данила белән парлы категориядә чемпион һәм Әлки районыннан Әхмәтова Ралина белән катнаш парлы разрядта бронза призеры булды.

Айназны, аның әти-әнисен, тренер Зарипова Гөлнара Хәмит кызын лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт казанышлары телибез.

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

27 январь көнне Югары Симет авылы мәчетендә   “Файдалы сәгать” вәгазе кичәсе үткәрелде.  Мәчеткә килүчеләр Айнур хәзрәт Кәримов белән Илнур хәзрәт Муллагалиевнең үтемле вәгазен тыңлап, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та алдылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

29 гыйнварда Лесхоз интернат-йортында 1 кварталга Күзәтчелек советы утырышы уздырылды. 2023 елдагы учреждение эше белән таныштырылды. 2024 елга планнар белән уртаклаштык.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Язгы-кыр эшенә эш планнарын кабул итү

Тэги: УСХИП

2024 елның 24-28 гыйнварында Мәскәү шәһәрендә «Музыка. Талант. Открытие» дип исемләнгән VIII Бөтенроссия музыка башкаручы музыкантлар конкурсы узды. Чара Гнесина исемендәге музыка академиясендә булды. Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Белоруссия һәм Кытайдан 670 солист катнашты. Һәр катнашучы, бер сәхнәдә чыгыш ясап, үзенең музыкаль сәләтен һәм осталыгын күрсәтте.

Тэги: мәдәният бүлеге

2024 елнын 27 январендэ Мухаметшин Крестьян фермер хужалыгында 2023ел нэтижэлэре буенча отчет жыелышы узды

Тэги: УСХИП

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International