VIII Бөтенроссия “Музыка. Талант. Ачыш” музыкантлар конкурсында Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучысы чыгыш ясады.

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

2024 елның 24-28 гыйнварында Мәскәү шәһәрендә «Музыка. Талант. Открытие» дип исемләнгән VIII Бөтенроссия музыка башкаручы музыкантлар конкурсы узды. Чара Гнесина исемендәге музыка академиясендә булды. Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Белоруссия һәм Кытайдан 670 солист катнашты. Һәр катнашучы, бер сәхнәдә чыгыш ясап, үзенең музыкаль сәләтен һәм осталыгын күрсәтте.

Жюри әгъзалары академия һәм консерваторияләрнең танылган профессорлары иде.Алар һәр катнашучының башкаруларын игътибар белән тыңлап, тиешле бәя бирделәр.

«Медно-духовые инструменты » номинациясе кысаларында 9 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге категориядә Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучысы Усманов Ильназ чыгыш ясады һәм әлеге конкурсның 2 дәрәҗәле лауреаты булды. Укытучысы – Фатхуллин Айдар Альберт улы, концертмейстер булып Масленникова Е.В. чыгыш ясады. Бу мөһим вакыйга талантлы музыкантның музыкаль үсешендә күренекле зур адымы һәм аның осталыгын халыкара дәрәҗәдә күрсәтү була.

Бу конкурс яшь башкаручыларга үз осталыкларын күрсәтергә, тәҗрибә уртаклашырга һәм үз казанышларына шатланырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International