ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Узган шимбәдә Ямьле Саба яр буенда чаңгы спортын үз итүчеләр җыйналды. Биредә «Саба - Чаңгы 2024» исеме астында чаңгы ярышлары узды.  Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина районда үтеп килүче спорт ярышларында һәрчак актив катнаша. Әлеге чаңгы ярышларында да ул, 15 км.дистанцияны уңышлы үтеп, 2 урынга лаек булды. Шушында ук ул көнне балалар арасында да ярыш уздырылды. Кечкенә Зәмирә дә әнисеннән калышмады, чаңгыга басты һәм җиңел генә кирәкле маршрутны үтте. Спортка, актив тормыш рәвешен алып баруга мәхәббәтне кечкенәдән тәрбияләргә кирәк, дип саный әнисе, Гөлнара Мөхәмәтфәнисовна.    

Түбән Шытсу төп мәктәбендә Гаилә елы ачылышына багышланган чара булып үтте. Әлеге чарада гаиләләр катнашты. Алар кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар истәлек бүләкләренә ия булдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

29 январь көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында гражданнар җыены булып үтте. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. һәм төрле оешма, учрежденияләрнең җитәкчеләре катнашты. Җыен барышында отчет чыгышлары тыңланды һәм 2024 елга планнар куелды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

29 гыйнвар көнне  Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

    Күп кенә гражданнарның дәвалау, уку йортларыннан белешмәләр җыярга һәм декларацияләрне тутырырга вакыты юк. Шуңа бәйле рәвештә, агымдагы 2024 елда социаль салым ташламаларын алу процедурасы гадиләштерелгән, 2024 елның 1 гыйнварыннан дәвалау, укыту, иминият һәм фитнес чыгымнарын раслаучы хезмәтләр өчен түләү турында унификацияләнгән белешмәләр кертелгән. Чыгымнарның һәр төренә үз белешмәсе каралган, чыгымнарны раслау өчен башка документлар бирергә кирәкми.

Иске Икшермә авыл җирлеге яшьләренең спорт тормышы

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

27 гыйнварда Иске Икшермә авыл җирлегендә 2023 ел йомгаклары буенча  КФХ Мухаметшин хисап җыелышы узды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

25 гыйнварда Иске Икшермә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән башкаручылар "Милләт яме - йола, бәйрәмнәрдә"район фестиваленең гала-концертында катнаштылар

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Ә сез беләсезме:

Хатын-кызларда һәр бишенче онкологик диагноз - сөт бизе рагы. Ел саен сөт бизе яман шешенең 2 миллион яңа очрагы ачыклана. Сөт бизләре рагын иртә стадиядә дәваларга мөмкин.

Тэги: хастаханә

Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган "Бөтен гаилә" федераль проекты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International