Узган шимбәдә Ямьле Саба яр буенда чаңгы спортын үз итүчеләр җыйналды. Биредә «Саба - Чаңгы 2024» исеме астында чаңгы ярышлары узды. Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина районда үтеп килүче спорт ярышларында һәрчак актив катнаша. Әлеге чаңгы ярышларында да ул, 15 км.дистанцияны уңышлы үтеп, 2 урынга лаек булды. Шушында ук ул көнне балалар арасында да ярыш уздырылды. Кечкенә Зәмирә дә әнисеннән калышмады, чаңгыга басты һәм җиңел генә кирәкле маршрутны үтте. Спортка, актив тормыш рәвешен алып баруга мәхәббәтне кечкенәдән тәрбияләргә кирәк, дип саный әнисе, Гөлнара Мөхәмәтфәнисовна.