2024 елның 28 гыйнварында Чаллы шәһәрендә мәктәп укучылары арасында радиоидарә модельләр (ябык трасса) категориясендә автомодель спорты буенча ачык ярышларның III этабы узды.
Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улы 2023 ел йомгаклары буенча җыенга әзерлек мәсьәләсе белән оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
30 январь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә 2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча еллык хисап җыелышы булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Олы Кибәче авыл җирлегендәге бюджет оешмалары җитәкчеләренең 2023 елда үз оешмаларындагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча чыгышлары.
2. Участок вәкаләтлесе Сәхәбиев А.А. чыгышы.
3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р. чыгышы.
4. Урманчылык инспекторы Гилметдинов Р.В. чыгышы.
5. Район прокуроры Шәймәрдәнов Р.Н. чыгышы.
6. Авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К.чыгышы.
7. Узган елгы җыелышты бирелгән сорауларның үтәлеше, сораулар, тәкъдимнәр.
8. Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. йомгаклау сүзе.
Кызганычка каршы, күп кенә яман шешләр симптомсыз бара, вакыт узу белән дәвалап булмый торган формага күчә.
Хәзерге вакытта күп кенә яман шеш авыруларын уңышлы дәвалыйлар, шуңа күрә онкологияне иртә ачыклау авыруны дәвалауда хәлиткеч роль уйный. Онкология авыруларын иртә стадияләрдә ачыклау өчен берничә тикшеренү бар.
Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Без барыбыз да әкиятләр укып тәрбияләнгән, бу традиция бүген дә актуальлеген югалтмый. Явлаштау авыл китапханәсенең китап бирү пункты булган Мишәбаш авылы “Тюльпан” балалар бакчасында “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды.Балаларга әкиятләр укылды,ә балалар алдан ясалган әкият геройларын табып ватманга ябыштыра бардылар.Үзләренең матур жырларын бүләк иттеләр, Ринат абый Шамиловның “Әни кирәк” дигән жырын тыңладылар.
Районның пенсия һәм социаль страховка Фонды белгечләре Алсу Ахметова һәм Алсу Рахимовалар Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләрен пенсия һәм социаль түләүләрнең кайбер формалары белән таныштырдылар. Балалы гаиләләргә нинди түләүләр каралган, пенсия түләү тәртибе, күп балалы аналарга һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гражданнарга социаль түләүләр һәм пенсияләр – шундый сорауларга хезмәткәрләр бүгенге әңгәмә барышында җаваплар ала алдылар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык»милли проекты кысаларында бизнес өчен бушлай партнерлык хезмәтләренә гаризалар кабул итүне ачты.
“SabaBalahoner” муниципаль программасы кысаларында Ике Басу Арташ һәм Олы Арташ балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм финансист һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштылар. Уен форматында алып барылган очрашудан балалар бик канәгать калдылар. Керем һәм чыгымның ни икәнен гаилә бюджеты аша белделәр.
Югары Шытсу мәдәният йортында студентлар көненә багышланган чара булып узды. Бәйрәм чарасында студентлар күңелле аралашып, кызыклы уеннар уйнап, шулай ук музыка уен коралларында уйнап, ял иттеләр.
Гимназиядә волейбол буенча Турнир башланды