Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Артем Варламов, 110 кг авырлык категориясендә, 2007-2009 елгы егетләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелегенә үткәрелгән ярышларда 1 урынны яулады.
Бүген кабат "Сабабалаһөнәр" муниципаль программасы маршруты, программада "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасында тукталды. Биредә Олы Нырты һәм Лесхоз балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр командаларга бүленеп, керем һәм чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен барышында балалар нинди керемнәр хисабына гаилә бюджетының тулылануы, зур чыгымнарның бюджетка тәэсире һәм балалар үзләре экономия ясауга нинди өлеш кертә алулары турында сөйләштеләр.
Кече Шыңар авылында яшәүче Гатиятуллина Галия Гимай кызына 2024нче елның 30нчы гыйнварында 95 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Билалова З.Х. да кушылды.
КФУның идарә, икътисад һәм финанс институты вәкилләре белән очрашу узды
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Бүген,31 гыйнвар көнне Лесхоз бистәсендә инвалидлар арасында чаңгы ярышлары буенча район Чемпионаты һәм Беренчелеге узды.
26-28 гыйнварда Биектау районының Усад авылында "Бөтенроссия бозда машина ярышлары" узды.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында медицина хезмәткәрләре интернатта яшәүчеләрнең сәламәтлеген бәяләүдә мөһим роль уйныйлар. Алар көндәлек медицина тикшерүләре үткәрәләр. Кабул ителгән даруларны контрольдә тоталар, интернатта яшәүчеләрнең хәлен күзәтәләр, килеп туган проблемаларга җавап бирәләр. Алар шулай ук башка медицина процедураларын да башкаралар.