2024 елның 31 гыйнварында Саба урта гомумбелем бирү мәктәбенең актлар залында 10-11 сыйныф укучылары өчен КФУның идарә, икътисад һәм финанс институты вәкилләре белән очрашу узды. Укучыларга уку юнәлешләре, студент тормышы, киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Төп сораулар: бюджет өчен БДИның уртача балы нинди, быел рейтинглар ничек формалаштырылачак, ничә юнәлешкә гариза бирергә мөмкин булачак.