"Сабабалаһөнәр" муниципаль программасы маршрутында "Экономист" станциясе

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген кабат "Сабабалаһөнәр" муниципаль программасы маршруты,  программада "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасында тукталды. Биредә  Олы Нырты һәм Лесхоз балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр командаларга бүленеп, керем һәм чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен барышында балалар нинди керемнәр хисабына гаилә бюджетының  тулылануы, зур чыгымнарның бюджетка тәэсире һәм балалар үзләре экономия ясауга  нинди өлеш кертә алулары турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International