Юбилей белән котлау.

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

2024 елның 25 гыйнварында Сәетгәрәева Миннегөл Гыйниятовна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Сәетгәрәева  Миннегөл Гыйният кызы 1929 елның 25 нче гыйнварында Саба районының Аккүл Бигәнәй авылында туган. Семьяда 5 бала булганнар, икенче бала булганлыктан Миннегөл апа өй тирәсендәге эшләргә бик иртә өйрәнә, әнисе Бәдерниса апага эне-сеңелләрен караша.

Миннегөл апаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. 11 яшьтән аруны, ялны белмичә урман кискәннәр, утын ташыганнар.

1958 елда Татар Икшермәсе авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше белән 2000 елга кадәр иңгә иң куеп, тормышның барлык авырлыкларын бергә җиңеп баралар. Шамгун абый белән Миннегөл апа 1 ул 2 кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы 1 кызы 2020 нче елда вафат була.

Татар Икшермәсе авылына килен булып килгәч колхозда төрле эшләрдә хезмәт куеп лаеклы ялга чыга.

Бугенге көндә Миннегөл апа 2 баласының да, 7 оныгының да, 12 оныкчыгының да кайгыртуын, шатлыгын-бәхетен тоеп яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International