ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

    Олы Нырты  мәдәният йорты хезмәткәрләре "Блокадалы Ленинград көндәлеге" дигән Бөтенроссия акциясен үткәрделәр. Акция вакытында катнашучыларга сугыш елларындагы кешеләрнең тормышы, икмәк заводларының ничек эшләве, икмәкне нәрсәдән пешерүләре һәм ни өчен «блокадалы»дип аталулары турында кыскача сөйләделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

"Агросәнәгать комплексының 2023 елгы эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары"

Тэги: УСХИП

Олы Арташ “Карлыгач” балалар баксында, Гаилә елы уңаеннан, әти-әниләр белән саф һавада  күңелле уеннар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә.

Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең йомгаклау коллегиясе

 

 

1 февральдә Лесхозның картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, голодоморда һәлак булганнар көне уңаеннан, әңгәмә уздырылды. Социаль хезмәт алучылар презентация карадылар, балачакларын искә төшерделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Ике басу Арташ «Күбәләк»  балалар бакчасында, Гаилә елы уңаеннан, “Гаилә-бәхет ачкычы” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Һәр гаилә бәйрәмдә шигырьләр иҗат иттеләр, үзләренең гаилә традицияләрен сөйләделәр. Гаилә символы буларак чәчәк ясадылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Кече Кибәче авыл клубында стеналарны эчке яктан тышлау эшләре бара. Эшне ПМК-Мелиорация оешмасы башкара.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә Олы Кибәче урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары студентлар белән очраштылар. Мәктәпнең элеккеге укучылары иптәшләренә студент тормышы, уку турында һәм башка кызыклы моментларны сөйләделәр. Укырга керү процессы турында кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

     30 гыйнварда Иске Икшермә авыл җирлегендә ел саен гражданнар җыены уза. «Тургай» приюты директоры Асанова Алина Кашиповна 2023 елда приютның эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады. Докладта проектлар, эш юнәлешләре, казанышлар, хәйрия ярдәме һәм 2024 елга эш планнары күрсәтелде.

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International