«ТатАгроЭкспо– 2024»

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «ТатАгроЭкспо– 2024»АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе уза. Рөстәм Минниханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде.Утырыш «Казан-Экспо» МВЦда узды һәм 2023 елда агросәнәгать комплексы эшенең нәтиҗәләренә һәм 2024 елга бурычларга багышланды. Утырыш башланганчы Рөстәм Минниханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм башка рәсми затлар озатуында эре габаритлы техника күргәзмәсен карады, шулай ук үзмәшгульләр, фәнни оешмалар һәм кече формадагы хуҗалык продукциясе тәкъдим ителгән экспозиция белән танышты.Аннары коллегиядә төп доклад белән Марат Җәббаров чыгыш ясады. Татарстан авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе буенча Россия төбәкләре арасында 5 нче урынны алды. Ул ассызыклаганча, узган ел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ныклык сынавы булды. Аларга явым-төшем дефициты, сәнәгать продукциясенә, төзелеш материалларына бәяләр арту, кредитларның кыйммәтләнүе белән очрашырга туры килә.  Болар барысы да авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр төшү белән", – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. 

Тэги: усхип
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International