Гимназиядә волейбол буенча Турнир башланды

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

РФ Президенты Владимир Путин 2024 елны гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан 2024нче елны Гаилә елы дип игълан итү турында Указга кул куйды. Гаилә елы кысаларында безнең гимназиядә волейбол буенча Турнир башланды. Беренче параллель булып 5 сыйныф укучыларының әти-әниләре катнашты. Турнирда безнең гимназиянең барлык параллельләре катнашачак һәм киләчәктә абсолют җиңүче билгеләнәчәк. Гимназия директоры Шәймәрданов А.Н. турнирда катнашучыларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм гимназиябездә Гаилә елы башлануын игълан итте. Турнирны оештыруның төп максаты-ата-аналарны һәм мәктәпне берләштерү. Әти-әниләр, көчләрен кызганмыйча, команданың җиңүе өчен көрәштеләр. Барлык уеннар да мавыктыргыч, тамашалы иде. Катнашучылар бер-берсен якты уен комбинацияләре белән гаҗәпләндерделәр. Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны 5 нче В сыйныф командасы алды! Бу команда ярымфиналга чыга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International