Сатыш авыл җирлегендә халык җыены

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

29 гыйнвар көнне  Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

1. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкатович чыгышы.

2. Участок вәкаләтлесе Гыйлмутдинов Динар Дамир улының  чыгышы.

3. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы буенча, урман хуҗалыгы вәкиле чыгышы.

4. Саба муниципаль районы прокурор урынбасары Зиннатуллин Рамил Рифкатъ улы чыгышы.

5.Сатыш авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2023 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты.

6. Сатыш  авыл җирлеге башлыгы  Ф.Ф. Шафигуллинның 2023 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2024 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

6. Узган елгы җыенда бирелгән сорауларнын үтәлеше. Сораулар, тәкъдимнәр.

7. Җыелышка Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы чыгышы белән йомгак ясады. Быел да халык “ZOOM” программасы аша  җыелышта актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International