Бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

2024 елның 25-27 гыйнварында Түбән Новгород өлкәсендә бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды. Ярышлар рангы "Өч йолдыз". Саба районы тәрбияләнүчеләре, "Саба-Арена" спортчысы Зәйниев Айназ Алексеевскидан Федоров Данила белән парлы категориядә чемпион һәм Әлки районыннан Әхмәтова Ралина белән катнаш парлы разрядта бронза призеры булды.

Айназны, аның әти-әнисен, тренер Зарипова Гөлнара Хәмит кызын лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт казанышлары телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International