29-31 гыйнвар көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «ТатАгроЭкспо– 2024» АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе уза

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

29-31 гыйнвар көннәрендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «ТатАгро Экспо– 2024» АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе уза. 25 мең кв. метрдан артыграк мәйданда Россиянең 35 төбәгеннән һәм 5 илдән 253 компания селекциядә үз казанышларын, ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары өлкәсендә төрлелекләрен күрсәтәчәк, авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр җитештерүчеләр 100дән артык берәмлек техника тәкъдим итәчәк. Шулай ук терлекчелек фермалары өчен җиһазлар, нәсел материалы, азык, ветеринария препаратлары, цифрлы чишелешләр һәм агросәнәгать комплексы өчен кирәкле башка күп нәрсәләр тәкъдим ителде. АПК тармагының төрле юнәлешләре буенча төрле тематик түгәрәк өстәлләр оештырылды. Районыбызның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре әлеге чарада катнашалар. Күргәзмәнең беренче көнендә «Россиянең сөт индустриясен үстерү: 2023 ел нәтиҗәләре һәм 2024 елга фараз» темасына утырышы узды. Сөт җитештерүчеләрнең милли берлеге генераль директоры Артем Белов Россиянең сөт индустриясе турында сөйләде, 2023 елга нәтиҗәләр ясады һәм алга таба үсеш факторлары турында хәбәр итте. Аннары Татарстан сөт җитештерүчеләр Берлеге директоры Денис Пирогов узган ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы сөт җитештерүчеләр рейтингы нәтиҗәләре белән таныштырды. Әлеге рейтингта безнең район хуҗалыклары да бар. 1000 сыердан артык булган предприятиеләр арасында өченче урында-Саба районының «ПМК» ҖЧҖ- 3 урында, ә «Игенче» ҖЧҖ хуҗалыгы  - 4 урында. 500-1000 сыер асраучы предприятиеләр рейтингында КФХ «Мөхәммәтшин З.З.»  беренче урында, ә  СХП «Шытсу» ҖЧҖ хуҗалыгы  7 нче урында.

Тэги: УСХИП
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International