2024 елнын 27 январендэ Мухаметшин Крестьян фермер хужалыгында 2023ел нэтижэлэре буенча отчет жыелышы узды

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

2024 елнын 27 январендэ Мухаметшин Крестьян фермер хужалыгында 2023ел нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы узды. Бирдә районнан Авыл Хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән җитештерү бүлеге начальнигы Нигаметзянов Ринат Фирдинантович, Иске Икшермэ авыл җирлеге башлыгы Биккинин Алмаз Илдусович, КФХ хезмэткэрлэре, авылдашлар катнашты.Җыелышны хуҗалык житәкчесе ачып жибәреп, сүзне хуҗалыкның баш агрономы Сайфуллин Д.Д. га тапшырды. Агроном еллык игенчелек тармагында башкарган  эшләре белән таныштырды: бөртеклеләрнең барлык уңышы чистартылганнан соң 46400 ц, 1 гектардан уңыш чыгышы – 43,9 ц, бөртеклеләрнең 1 ц уныш җитештерү үзкыйммәте – 654 сум булды, азык культуралары бер баш шартлы терлеккә 32,4 ц азык берәмлеге туры килэ. 2023 ел уңыш астына 1 гектарга тәэсир итуче матдәләрдә 139 кг ашлама кертелде.Алга таба комплекс җитәкчесе Галимуллин И.Ш., баш инженер Шакиров Р.Р., баш бухгалтер Мухаметшина Ф.З., үз тармакларының эшчәнлеге белән таныштырып киттелэр. Хуҗалык житәкчесенең урынбасары Мухаметшин Ф.З. ел дәверендә хуҗалыкта төзелеп кулланышка тапшырылган: 200 башлык сыер торагы, лагуна, бозаулар торагы, 18 метрлы автовеса хэм 2024 елда алда торган планнар белән таныштырып китте.Шушы сөйләгәннәрне йомгаклап хуҗалык житәкчесе еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады.Нигаметзянов Р.Ф. район курсәткечләре белән таныштырып үтте.Җыелышның икенче өлешендә хужалык житәкчесе ел дәвамында 50, 55, 60 яшь тулучы хезмәткәрләрне һәм җыелыш көнендә 75 яше тулган ветеран хезмэткәр Саетов Б.С. буләкләнде.Җыелыш ахырында Зөфәр Зиннатович, хуҗалыктагы уңышлар барлык хезмәткәрләрнең намуслы, тырыш хезмәт нәтижәсе булуын билгеләп үтте һәм барлык эшчеләргә рәхмәтен белдерде.Соңыннан барлык эшчеләргә, жыелышта катнашучыларга кучтэнэч пакет бирелде.

 

Тэги: УСХИП
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International