ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Санкт-Петербург шәһәрендә, СПб ГБУ СДЮСШОР Комета 31.05-04.06 Бөтенроссия ПОДА ярышлары узды, өстәл теннисы дисциплинасы. Безнең район спортчылары 15 медаль яулап, бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр .

Ярышлар нәтиҗәләре:

      Шәхси разряд:

🥇 Гороховатченко Г.

🥇 Фәйзетдинова С.

🥈Ищенко Е.

🥉 Сираев И.

       Парлы разряд:

🥇 Ищенко Е./Фәйзетдинова С.

🥈 Гороховатченко Г./Зайцева Е.

🥈 Сираев И./Самсонов А.

🥉 Багманова Э./Михайлова Н.

       Катнаш разряд:

🥇 Ищенко Е./Яковлев А.

🥈 Фәйзетдинова С./Самсонов А.

🥉 Гороховатченко Г./Ганобин М.

      Абсолют разряд:

🥇 Фәйзетдинова С.

🥈 Нечаева К.

🥉Ищенко Е.

🥉 Сираев И.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

     Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Саба районы прокуроры Шәймәрданов Раил Наилевич һәм прокурор ярдәмчесе Фәйзетдинова Энҗе Талигат кызы безнең приютка килделәр. Алар  приют эшенең үзенчәлекләре, шулай ук балаларның яшәү һәм тәрбияләү шартлары һәм үзенчәлекләре    белән таныштылар. Традиция буенча, прокуратура хезмәткәрләре балаларга бүләкләр тапшырды.

Тэги: ОСЗ Тургай

29 май көнне Юлбат төп мәктәбенең «Бергә  булу зур бәхет...” дип исемләнгән иҗат-отчет концерты булды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

1 июнь көнне Юлбат, Тенеки, Йосыф-Алан, Калатау  авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

     1 июнь – Балаларны яклау көне-Бәхетле балачак бәйрәме узды. Балалар җәйнең башлануын һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр. Җәй-планетабыздагы барлык балалар өчен иң яраткан вакыт. Бу күңелле ял, табигатькә сәяхәт, төрле күңел ачу һәм маҗаралар. Без бу көнне бәйрәм атмосферасы булдырырга һәм балаларны күңелле уеннар, җырлар, биюләр һәм спорт эстафеталары белән сөендерергә тырыштык. Бәйрәм атмосферасы булдырырга һәм балаларны сөендерергә безгә биюче һәм балаларга яхшы кәеф бүләк итүче Мишка ашыкты. Шатлыклы балаларның йөзләрен күрү һәм күңелле балалар көлүен ишетү рәхәт иде. Бәйрәмгә приютыбызның спонсорлары чакырылды, алар бәйрәм чарасында рәхәтләнеп катнаштылар, балаларыбызга уенчыклар, спорт инвентаре һәм башка бик күп нәрсәләр бүләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Тэги: ОСЗ Тургай

Түбән Шытсу төп мәктәбендә узган уку елына йомгак ясалды. Җыелыш әти-әниләр катнашында узды. Җәйге чорга максатлар куелды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

3
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре  балалар өчен «Ваемсыз балачак»дип исемләнгән балалар сабантуе оештырдылар. Сабантуй-ул күңелле бәйрәм, ул төрле конкурслар һәм уеннардан башка узмый. Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты. Программага барлык милли спорт төрләре - капчык киеп сикерү, кашык һәм йомырка белән йөгерү һәм башка уеннар уйнатылды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Түбән Шытсу авылында Сабантуй бәйрәменә бирнә җыю оештырылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

1 июннән башлап "Кояшкай" лагере базасында «Яшьлек» лагереның профильле сменасы үз эшен башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International