29 май көнне Юлбат төп мәктәбенең «Бергә булу зур бәхет...” дип исемләнгән иҗат-отчет концерты булды.
1 июнь көнне Юлбат, Тенеки, Йосыф-Алан, Калатау авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды.
1 июнь – Балаларны яклау көне-Бәхетле балачак бәйрәме узды. Балалар җәйнең башлануын һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр. Җәй-планетабыздагы барлык балалар өчен иң яраткан вакыт. Бу күңелле ял, табигатькә сәяхәт, төрле күңел ачу һәм маҗаралар. Без бу көнне бәйрәм атмосферасы булдырырга һәм балаларны күңелле уеннар, җырлар, биюләр һәм спорт эстафеталары белән сөендерергә тырыштык. Бәйрәм атмосферасы булдырырга һәм балаларны сөендерергә безгә биюче һәм балаларга яхшы кәеф бүләк итүче Мишка ашыкты. Шатлыклы балаларның йөзләрен күрү һәм күңелле балалар көлүен ишетү рәхәт иде. Бәйрәмгә приютыбызның спонсорлары чакырылды, алар бәйрәм чарасында рәхәтләнеп катнаштылар, балаларыбызга уенчыклар, спорт инвентаре һәм башка бик күп нәрсәләр бүләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә узган уку елына йомгак ясалды. Җыелыш әти-әниләр катнашында узды. Җәйге чорга максатлар куелды.
Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Ваемсыз балачак»дип исемләнгән балалар сабантуе оештырдылар. Сабантуй-ул күңелле бәйрәм, ул төрле конкурслар һәм уеннардан башка узмый. Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты. Программага барлык милли спорт төрләре - капчык киеп сикерү, кашык һәм йомырка белән йөгерү һәм башка уеннар уйнатылды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Түбән Шытсу авылында Сабантуй бәйрәменә бирнә җыю оештырылды.
1 июннән башлап "Кояшкай" лагере базасында «Яшьлек» лагереның профильле сменасы үз эшен башлады.
Югары Шытсу мәдәният йортында балаларны яклау көне уңаеннан чара үткәрелде. Балалар кызыклы уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр.
Түбән Шытсу авылында дәүләт программасы буенча торак йортлар төзү дәвам итә. Эшне "ПМК - 159" ҖЧҖ башкара.