"Яшьлек" лагереның профильле сменасы

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

1 июннән башлап "Кояшкай" лагере базасында «Яшьлек» лагереның профильле сменасы үз эшен башлады. Лагерьның беренче көне отрядларның вожатыйлар һәм лагерь территориясе белән танышуыннан, балаларны яклау көненә багышланган асфальтта рәсемнәр конкурсы һәм дискотекадан башланып китте.

Ә инде 2 июнь көнне “Бердәм гамәлләр көне”нә багышланган кызыклы квест - уен узды, анда барлык отрядлар катнашты. Балалар команда белән күмәк эшләп төрле станциялар үттеләр, территория белән тагын да якынрак таныштылар. Квестны үтеп бетергәннән  соң бүләкләү узды, анда отрядлар истәлекле бүләкләр алды: су өчен шешәләр, термо-кружкалар, билбау сумкалары һәм рюкзаклар. Кич белән отрядлар үзләренең визит карточкаларын һәм отряд плакатын тәкъдим иттеләр. Кичке чара «Ак төннәр» тематик дискотекасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International