ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Балтач районында семинар-киңәшмә узды. Ахырда авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң яхшыларны бүләкләделәр. "Хәбибрахманов" КФХ башлыгы Азат Хәбибрахманов республика конкурсы йомгаклары буенча "Крестьян хуҗалыгының иң яхшы фермеры" номинациясендә җиңүче булды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

«Гаилә-ил терәге» бәйгесендә Курсабаш авыл җирлегенең иҗади гаиләләре катнашты. Хасановлар, Гыймадиевлар, Исламовлар конкурс турларыннан торган матур кичәдә көч сынаштылар: «Таныштыру», «Бала төрү», «Токмач кисү», «Интеллектуаль тур», «Иҗади номер». Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гыймадиев җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Җәй-барлык балаларның иң яраткан вакыты. 1 июньдә без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә ата-аналарга балаларның даими яклавына һәм кайгыртуына мохтаҗ булуларын искә төшерү дә.

Бу күңелле бәйрәм көнендә, Түбән Утар авыл клубы хезмәткәрләре, балалар өчен "Исәнме, җәй" дигән чара оештырдылар. Бәйрәм программасы табигатьтә узды, анда күңелле эстафеталар, зирәклеккә биремнәр, ярышлар, конкурслар, викториналар һәм катнашкан өчен истәлекле бүләкләр бар иде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

1 июньдә мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлар белән берлектә Өчиле авылында Сабантуйга бирнә  җыю йоласын оештырдылар. Сөлгеләр һәм бүләкләр җыю-Сабантуй житунен бер хәбәре кебек. Гармун, җыр һәм бию белән матур милли костюмнарда мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар авыллар буйлап йөрделәр һәм барысын да бирнә җыюга һәм Сабантуй бәйрәмендә катнашырга чакырдылар. Гармунның шау-шулы тавышына өйдән кешеләр чыгып, артистлар белән бергә бии башладылар. Сабантуйга дип истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Бүләкләр озын баганага бәйләнде. Традицион бүләкләр булып яулыклар һәм матур итеп чигелгән сөлгеләр санала. Э бәйрәмебезнең төп бизәге-җигелгән ат иде.Җыю барышында җыелган барлык бүләкләр Сабантуй фондына җибәреләчәк.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Шытсу урта гомуми белем бирү мәктәбендә соңгы кыңгырау булды. 9 сыйныфны өч укучы тәмамлады. Яңа уку елына 5 укучы керергә планлаштыралар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Росреестр Татарстан Республикасы буенча Роскадастр белән берлектә балигъ булмаганнар катнашында күчемсез милек белән килешүләр төзү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрде. Сезнең игътибарга иң актуаль сораулар һәм аларга җаваплар тәкъдим итәбез.

Шул ук вакытта электрон рәвештә бирелгән гаризалар буенча кадастр исәбен алу һәм көнкүреш күчемсез милегенә карата хокукларны теркәү вакыты бер көн генә

Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре гаилә елы уңаеннан "Әмин оныклары" исеме астында туганнар очрашуы уздырды. Очрашу барышында якты истәлекләр белән уртаклашу, җыр һәм бию оештырылды. Шулай ук чәй табыны әзерләнгән иде. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

2 июнь көнне Юдино бистәсендә «Снежный Барс» спорт мәктәбе призына биатлон буенча ярышлар уздырылды.

 2 июньдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорты хезмәткәрләре традиция буенча «Бирнә» җыенында катнаштылар. Йола барышында җыелган барлык бүләкләр Сабантуй бәйрәмендә катнашучыларга бирелә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International