Юдино бистәсендә 2008-2013 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча ярышлар уздырылды

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

 2 июнь көнне Юдино бистәсендә «Снежный Барс» спорт мәктәбе призына биатлон буенча ярышлар уздырылды. Әлеге ярышларда 2008-2013 елда туган егетләр һәм кызлар катнашты. Яшь спортчылар 2 һәм 3 километрлы дистанцияне үттеләр.

 "Сабантуй" спорт мәктәбе спортчылары үз категорияләрендә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 2010-2011 елларда туган егетләр арасында Хуҗин Инсаф мактаулы беренче урынны яулады. 2012-2013 елларда туган егетләр арасында Гайнуллин Инсаф җиңүче булды, Абдуллин Алим икенче урынны алды.  Шул ук категориядә  Әнвәр Шакирҗанов чәчәкле тантанага эләкте, ул дүртенче урынны алды.

 Яшь спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм  уңышлар  теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International