Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Саба районы прокуроры Шәймәрданов Раил Наилевич һәм прокурор ярдәмчесе Фәйзетдинова Энҗе Талигат кызы безнең приютка килделәр. Алар приют эшенең үзенчәлекләре, шулай ук балаларның яшәү һәм тәрбияләү шартлары һәм үзенчәлекләре белән таныштылар. Традиция буенча, прокуратура хезмәткәрләре балаларга бүләкләр тапшырды.