ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 1 июнендә Ике басу Арташ авылында " Лесные тропы " эндуросының Татарстан Республикасы ачылу чемпионатының 1 этабы узды. Анда 15 төбәктән 207 катнашучы катнашты. «Лайт» категориясеннән Рәхимов Юлдаш Васимович 1 урынны алды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Олы Кибәче авылында күпфатирлы йорт янында "Безнең ишегалды" программасы буенча эш башланды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлеге зиратларында Корбан бәйрәме алдыннан чүп үләннәрен чабу оештырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегенең барлык авылларында да Сабантуй бирнәсе җыелды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

2024 елның 3 июнендә, Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә, Саба муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында «Самокатлар, велосипедлар парады» районкүләм  гаилә конкурсы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

    1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, "Тургай" приюты тәрбияләнүчеләре Казанда циркта булдылар. Цирк һәрвакыт якты төсләр белән балкый, безне гаҗәпләндерә һәм сокландыра. Балалар һава гимнастлары, тылсымчылар, клоуннар чыгышларын күрә алдылар. Тренировкаланган хайваннар катнашындагы цирк номерлары балаларны якты Әкият иленә күчерде. Барысы да якты һәм искиткеч иде! Бу сәяхәт балаларыбызның йөрәгендә озак калачак.

Тэги: ОСЗ Тургай

31 май көнне Язлы Арташ авыл клубында "Гаилә - ил терәге" бәйгесенең җирлек этабы булып узды. Әлеге бәйгедә Самигуллинар, Шакировлар,  Мухарлямовлар гаиләләре  катнашты. Бәйге биш турдан торды. Барлык җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Һәр халыкның үз милли бәйрәмнәре бар. Бу бәйрәмнәрнең күбесе борынгы заманнарда – берничә гасыр элек барлыкка килгән. Безнең тормышыбызда барысы да үзгәрә: әйберләр, шәһәрләр, авыллар, һөнәрләр, кием, табигать, әмма халык бәйрәмнәре генә үзгәрми, алар кешеләр яшәгәндә дә яши. Милли бәйрәмнәр халыкның җаны һәм йөрәге бәйрәмнәре. Бездә - «Бирнә җыю»традицион татар бәйрәме. 31 майда «Саба-Арена» спорт мәктәбенең коллективы «Сабантуй» коллективы белән берлектә Сабантуй бәйрәмен үткәрү өчен "Бирнә жыю" татар милли йоласын оештырды. 

Балалар һәм өлкәннәр милли костюмнар, калфаклар һәм түбәтәйләр кигәннәр, бу авылдашларыбызны сөендерә иде! Татар милли җырларын җырладык, биюләре белән авыл урамнары буйлап йөрдек, эби - бабаларыбызны һәм әти-әниләребезне яшьлекләренә кайтардык!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

02 июнь

Саба-Аренда тәмамланды

"ПМК" ҖЧҖ призына "Саба балалар турниры"ның 1нче этабы - уку елына йомгак ясау булып узды

(2023-24г сезоны).

   Катнашучылар үз яшьләрендә ярыштылар.

  Егетләрнең җиңүчеләре булды:

2009-12нче еллар

Зәйниев

         Айназ,

2013г. Рәхимов

       Адель,

2014г. Борһанов

        Данияр,

2015ел. Кәримов

             Илзат,

2016г. Сафин

Зиннәтулла!

2017г. Мөбәрәков

           Илдан.

   Кызларда җиңүчеләр:

2010-11г.р.

   Хантимерова

Алисə,

2012ел

      Гобәйдуллина

     Ралина,

2013г. Сафина

          Элина,

2014г.

     Хәбибуллина

       Наргиза,

2015г. Рәхимова

      Динә,

2016г.

Габделхәйева

Мәрьям,

2017ел. -

Мөхәммәтова

Сафия.

_____

Безнең турнир попечителе Саба  "ПМК" ҖЧҖ директоры

Маковеев Константин

👏💥🤝✨👍 Җиңүчеләрне һәм призерларны📋  дипломнары белән бүләкләде

✉️ 🥳 💸

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Санкт-Петербург шәһәрендә, СПб ГБУ СДЮСШОР Комета 31.05-04.06 Бөтенроссия ПОДА ярышлары узды, өстәл теннисы дисциплинасы. Безнең район спортчылары 15 медаль яулап, бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр .

Ярышлар нәтиҗәләре:

      Шәхси разряд:

🥇 Гороховатченко Г.

🥇 Фәйзетдинова С.

🥈Ищенко Е.

🥉 Сираев И.

       Парлы разряд:

🥇 Ищенко Е./Фәйзетдинова С.

🥈 Гороховатченко Г./Зайцева Е.

🥈 Сираев И./Самсонов А.

🥉 Багманова Э./Михайлова Н.

       Катнаш разряд:

🥇 Ищенко Е./Яковлев А.

🥈 Фәйзетдинова С./Самсонов А.

🥉 Гороховатченко Г./Ганобин М.

      Абсолют разряд:

🥇 Фәйзетдинова С.

🥈 Нечаева К.

🥉Ищенко Е.

🥉 Сираев И.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International