2024 елның 3 июнендә, Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә, Саба муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау һәм балалар юл - транспорт травматизмын булдырмау өчен, балаларны яклау көненә, Гаилә елына, шулай ук Бөтендөнья велосипед көненә багышланган «Самокатлар, велосипедлар парады» районкүләм гаилә конкурсы узды. Конкурста 80нән артык бала һәм әти- әниләре катнашты.
Барлык катнашучылар да парад аша уздылар, үзләренең гадәти булмаган төсле бизәлгән транспортларын күрсәттеләр. Аннан соң алар өчен конкурслар, шулай ук сабын куыклары тамашасы оештырылды. Бәйрәм грамоталар һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.