13-14 июнь көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды.
2024 ел сезонында ир-атлар командалары арасында футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды.
22 июньдә Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә
Курчаклар балалар уенчыклары буларак тарихи чорга кадәр барлыкка килгән. Формасы буенча алар шактый гади булып, кешеләрнең яки тереклекнең тышкы кыяфәтен сурәтләгәннәр.
Безнең милли бәйрәм Сабантуйны ат чабышысыз күз алдына китерү кыен, чөнки борынгы заманнардан ук татарларның тормышы, мәдәнияте атлар белән бәйле . Чабышларның Сабантуй программасының «кадагы» булуына гаҗәпләнәсе юк. Тамашачылар Сабантуйда ат чабышларын һәм җигелгән атлар парадын һәрвакыт зур түземсезлек белән көтә .8 июньдә Сабантуй бәйрәме кысаларында традицион ат чабышлары һәм атлар парады узды.Иштуган авыл җирлеге актив катнашты.
Сатыш авыл җирлеге территориясеннән җыелган коры агач калдыклары чыгарылды.
Татарстан Республикасы буенча «Авыл территорияләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү» Дәүләт программасының "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" федераль проекты буенча Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы торак пунктында 500 урынга исәпләнгән мәктәпкә җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары төзелә.
16 июньдә Олы Арташ авылында Корбан бәйрәменә багышланган «Гает коймагы» дигән чара узды. Бәйрәмне хәзрәт Илдар Ралиф улы ачты. Балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды.
Килдебәк авылы янында " Первая башенная компания " акционер җәмгыяте кәрәзле элемтә манарасы урнаштырды