«Халык курчагы” мастер - классы

2024 елның 18 июне, сишәмбе

Курчаклар балалар уенчыклары буларак  тарихи чорга кадәр барлыкка килгән. Формасы буенча алар шактый гади булып, кешеләрнең яки тереклекнең тышкы кыяфәтен сурәтләгәннәр. Вакыт узу белән курчак ясау зур тармакка әйләнгән. Мондый курчаклар күп халыкларның дини традицияләрендә мөһим урын алып торганнар. Аларны махсус очраклар буенча, бәйрәмнәргә әзерләгәннәр һәм озак вакытлар хуҗаларына сакраль хезмәт күрсәткәннәр.8 июнь көнне район сабантуенда  Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Халык курчагы» дигән мастер-класс үткәрделәр.Мастер-класста катнашучылар чүпрәк курчакларының төрле төрләре белән таныштылар: «Кувадка», «Курчак-кыңгырау», «Көн һәм төн», «Подорожница», «Хороводница», «Пасхаль курчак», «Северная Берегиня», «Гаилә»  аларның халык традицияләре белән бәйләнеше турында белделәр. Әңгәмә барышында халык мәдәниятенең килеп чыгышы белән танышу традицион халык уенчыгы ясау мөмкинлеге белән үрелеп барды.  Балалар күңелендә халык стилендә курчак ясау буенча мастер-класс онытылмаслык тәэсир калдырды.Барлык катнашучылар да үзләренең хезмәт нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International