Конкур буенча Саба муниципаль районы Кубогының дүртенче этабы

2024 елның 18 июне, сишәмбе

13-14 июнь  көннәрендә  “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбеннән,  Казан, Норлат, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Тукай районыннан, Удмуртия республикасыннан,  Ульяновск, Самара өлкәләреннән  килгән спортчылар көч сынашты. Ярыш барлыгы алты маршрут буенча узды:

1 нче маршрут – “Общий зачет”- 115 һәм 120 см га кадәр

2 нче маршрут – “Общий зачет”– 90 см,   “Дети” – 90 см  га кадәр

3 нче маршрут –  “Общий зачет”- 70 см га кадәр

4 нче маршрут – “Общий зачет” – 120 см һәм 125 см га кадәр

5 нче маршрут - “Общий зачет” – 100 см, “Дети” – 100 см  га кадәр

6 нчы маршрут - “Общий зачет” – 80 см га кадәр.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Рәсәй Федерациясенең атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, «Бөтенроссия спорт мәктәпләре вәкилләре берләшмәсе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы Президиумы әгъзасы, төбәкара бадминтон федерациясе рәисе Зубова Инна Вячеславовна һәм Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:

 Беренче маршрут «Общий зачет» –  115 см:

1 урын – Фиошина Ангелина «Диспозиция» атамалы атта (Яр Чаллы шәһәре).

2 урын – Ахмитшина Кира  «Скай Фол» атамалы атта («Сабантуй» спорт мәктәбе).

3 урын – Михайлова Надежда “Нант” атамалы атта (Алабуга шәһәре)

«Общий зачет» -  120 см:

1 урын – Ахмитшина Кира  «Эспри» атамалы атта («Сабантуй» спорт мәктәбе).

2 урынМихайлова Елизавета “Скаут” атамалы атта (Чувашия республикасы)

3 урынАхмитшина Кира  «Алина» атамалы атта («Сабантуй» спорт мәктәбе).

Икенче маршрут «Общий зачет» -  90 см:

1 урын – Макарова Дарья “Франк” атамалы атта (Актүбә бистәсе)

2 урын -  Романова Полина “Фристайл Чип” атамалы атта (Алабуга шәһәре)

3 урын – Назипова Милена “Галактика” атамалы атта (Киров өлкәсе)

«Дети» - до 90 см:

1 урын – Солтанова Валерия “Франк” атамалы атта (Актүбә бистәсе)

2 урын – Меркулова Варвара “Фристайл Чип” атамалы атта (Алабуга шәһәре)

3 урын – Солтанова Валерия “Кис Кенди” атамалы атта (Актүбә бистәсе)

Өченче маршрут «Общий зачет» -  70 см:

1 урын – Давлятшина Алина “Песня Чип” атамалы атта (Норлат шәһәре)

2 урын – Мавлетова Амина “Фристайл Чип” атамалы атта (Алабуга шәһәре)

3 урын – Расстрыгина Стелла “Стефани” атамалы атта (Яр Чаллы шәһәре).

Дүртенче маршрут буенча «Общий зачет» -  120 см:

1 урын - Михайлова Елизавета “Нант” атамалы атта (Чувашия республикасы)

2 урын - Ахмитшина Кира  «Скай Фол» атамалы атта («Сабантуй» спорт мәктәбе).

3 урын - Фиошина Ангелина “Диспозиция” атамалы атта (Яр Чаллы шәһәре).

«Общий зачет» -  125 см:

1 урын - Ахмитшина Кира  «Эспри» атамалы атта («Сабантуй» спорт мәктәбе).

2 урын – Коростелева Алена “Ватерлоо” атамалы атта (Чувашия республикасы)

3 урын - Ахмитшина Кира  «Алина» атамалы атта («Сабантуй» спорт мәктәбе).

Бишенче маршрут  “Общий зачет” – 100 см:

1 урын – Шамшурина Елизавета “Тизалия” атамалы атта (Казан шәһәре)

2 урын -  Иванова Александра  “Стайл Мун Кэпитал” атамалы атта («Сабантуй» спорт мәктәбе).

3 урын – Макарова Дарья “Франк” атамалы атта (Актүбә бистәсе)

 «Дети» -  100 см:

1 урын Костылева Софья “Диспозиция” атамалы атта (Яр Чаллы шәһәре).

2 урын – Солтанова Валерия “Франк” атамалы атта (Актүбә бистәсе)

3 урын  - Меркулова Варвара “Фристайл Чип” атамалы атта (Алабуга шәһәре)

 Алтынчы маршрут “Общий зачет” –  80 см:

1 урын – Давлятшина Алина “Песня Чип” атамалы атта (Норлат шәһәре)

2 урын – Пятыгина Дарья “Хенди” атамалы атта (Тукай районы)

3 урын – Расстрыгина Стелла “Стефани” атамалы атта (Яр Чаллы шәһәре).

Спортчылар  кубок, грамоталар, медальләр, һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.  Спортчыларыбызны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International