2024 елгы ир-атлар арасында футбол буенча Саба районы чемпионаты

2024 елның 18 июне, сишәмбе

2024 ел сезонында ир-атлар командалары арасында футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Гарипов Ирек Рамазан улы катнашты.

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә бүләкләнделәр:

Мостафин Айнур "Икшермә" командасы;

Гарипов Ранил "Саба Яшьлек" командасы;

Шәмсетдинов Илсаф "Явлаштау" командасы;

"Иң яхшы бомбардир" номинациясендә бүләкләнде: Андраник Геворгян "Яшьлек" командасы.

Чемпионат Нәтиҗәләре:

3 урын - "Явлаштау" командасы;

2 урын - "Икшермә"командасы;

1 урын - "Яшьлек" командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International