Килдебәк авылы янында " Первая башенная компания " акционер җәмгыяте кәрәзле элемтә манарасы урнаштырды. Шул сәбәпле якын киләчәктә авыл җирлеге һәм күрше торак пунктларда яшәүчеләр Мегофон һәм Йота операторларының кәрәзле элемтәсе белән тәэмин ителәчәк.