ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2024 ел
сишәмбе

 

Мичән авыл җирлеге Мичән төп мәктәбе биләмәсендә спорт мәйданчыгына нигез салынып төзелә башланды

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Бүген Төбәк авылында яшәүче Васильева Мария Николаевнага 95 яшь тулды! Ул тумышы белән Мамадыш районыннан. Мамадыш педагогия училищесын тәмамлаганнан соң ул Мамадыш районы Теплое Поле авылында укыта башлый, аннан Владимир мәктәбенә күчерәләр.Аннан соң Балык Бистәсе районында укыта. Ә 1961 елда аның тормыш иптәше Иван Григорьевичны Төбәк авылына ветврач итеп җибәрәләр. Иван абый белән бергә Мария апа да килеп, Төбәк мәктәбендә башлангыч классларны укыта башлый. Аның 40 ел педагогик стажы бар. Без аны шушы күркәм юбилее белән чын йөрәктән котлыйбыз! Аңа хәерле озын гомер, саулык телибез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Хуҗалыкларда печән һәм сенаж әзерләү бара

Тэги: усхип

12 июньдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Россия Дәүләтенең символлары” дип аталган, Россия  көненә багышланган чара үткәрделәр.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләп үтелә.  Бу көнне
Иштуган авыл мәдәният йортында  « Без тәмәкесез тормыш өчен»дип
исемләнгән мәгълүмати сәгать узды.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Җәй-искиткеч  матур вакыт. Балалар түземсезлек белән каникул башлануын көтә. Балаларны яклау көне-күңелле бәйрәм оештыру өчен менә дигән форсат. 

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

1 июньдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре " Балачак-ул без!» дип аталган, балаларны яклау көненә багышланган балалар сабантуе уздырдылар. 

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Җәй-якты төсләр һәм тәэсирләр вакыты!  Җәй-ял итү, күңел ачу, мавыктыргыч сәяхәтләр өчен бәхетле һәм күңелле вакыт, бу сәламәтлекне ныгыту ,ел дәвамында көч җыю өчен иң уңайлы чор.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы давыл турында кисәтә

Ш.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча «Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйм» дигән профилактик очрашу уздырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International