«Без тәмәкесез тормыш өчен» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать

2024 елның 18 июне, сишәмбе

Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләп үтелә.  Бу көнне
Иштуган авыл мәдәният йортында  « Без тәмәкесез тормыш өчен»дип
исемләнгән мәгълүмати сәгать узды. Сүз тәмәке тартуга каршы
көрәшнең кискен проблемаларына да кагылды-яшьләр начар һәм яхшы
гадәтләр турында сөйләштеләр, никотинлы бәйлелектән зыянның төп
сәбәпләрен билгеләделәр,тәмәке тарта торган кешене нинди
характеристикалар буенча ачыкларга була, һәм үзләре өчен билгеле бер
нәтиҗәләр ясадылар. Яшьләр бик теләп викторинада катнаштылар. Аңа
яшүсмерләрнең сәламәтлеге һәм гомуми үсеше турында сораулар керде.
«Иптәшем белән диалог», «Баш тарта бел», «Мәкальне дәвам ит» уеннарында
катнаштылар. Тәмәке тарту турында афоризмнар укылды"Тәмәке тарту җәмгыятьнең социаль проблемасы"  дигән белешмәлекләр әзерләнде һәм таратылды.Тәмәке тартуның зыяны турында үткәрелгән әңгәмәдән соң күпләр үз сәламәтлекләре турында уйлана, тәмәке тартмаска, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга дигән карар кабул итәр, үзләре өчен кызыклы нәрсә табар дип өметләнәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International