"Россия Дәүләтенең символлары”дип аталган, Россия көненә багышланган чара

2024 елның 18 июне, сишәмбе

12 июньдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Россия Дәүләтенең символлары” дип аталган, Россия  көненә багышланган чара үткәрделәр. Чараның максаты-үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү, Ватанга мәхәббәт уяту. Чара барышында алып баручы балаларга илебез символлары, герб, флаг һәм гимн тарихы битләре буенча виртуаль сәяхәткә чыгарга тәкъдим итте. Балалар үз илләренең мәдәнияте һәм тарихы турында викторина сорауларына  җавап бирделәр,  фикерләр алмаштылар. Аннары Россия гимнын башкардылар, открыткалар ясадылар.Чара ахырында балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, һәм Туган илебезгә сак карарга, аның белән горурланырга һәм якларга чакырдылар, киләчәк буыннар “Бу -минем Туган илем, бу минем –Россия “дип горурланып әйтерләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International