"Балалар-тормыш чәчәкләре" дип исемләнгән күңел ачу-уен чарасы

2024 елның 18 июне, сишәмбе

Җәй-искиткеч  матур вакыт. Балалар түземсезлек белән каникул башлануын көтә. Балаларны яклау көне-күңелле бәйрәм оештыру өчен менә дигән форсат. 4 июнь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре  балаларны яклау көненә багышланган " Балалар-тормыш чәчәкләре" дип исемләнгән күңел ачу-уен чарасы үткәрделәр. Кызларны һәм малайларны клоуннар каршы алды.  Алар балаларны бәйрәм һәм җәйге каникуллар башлану белән котладылар, кыска театральләштерелгән спектакль тәкъдим иттеләр һәм балаларны төрле кызыклы уеннарда һәм конкурсларда катнашырга чакырдылар,уен формасында балаларга җәйге каникулларга куркынычсызлык техникасы турында искә төшерделәр, Дуслык»темасына викторина үткәрделәр. Балалар бик теләп төрле уеннар уйнадылар, конкурсларда катнаштылар. Алар барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр , үзләренең эрудицияләрен, зирәклекләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр Бәйрәм бик күңелле үтте, программа ахырында барлык балалар да призлар белән бүләкләнде. Ә балаларның елмаюлы йөзләре бәйрәмнең уңышлы булуына тагын бер дәлил булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International